Икенче тапкыр бәхет елмайган
Яңа Сәет авылында яшәүче Эльвира һәм Мирзафатыйх Мирсалиховлар гаиләсе тормышларын “Авыл утлары” газетасыннан башка күз алдына да китерми. Алардан да битәр 90 яшьлек Нурдидә әби көтеп ала район газетасын. Тотып карау, күз йөртеп чыгу өчен генә түгел, иң беренче булып укып чыгу өчен дә. Хат ташучының кайчан киләсен белеп тора ул.